КФУ ачык ишекләр көне үткәрә

Ул КФУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында була

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). 22 март көнне сәгать 10.00дә КФУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында мәктәп укучылары өчен гомумуниверситет ачык ишеләр көне була. Әлеге чара кысаларында булачак абитуриентларга югары уку йортының институтлары һәм факультетлары турында мәгълүмат һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырылачак. Укучылар каршында КФУ проректоры Рияз Минзарипов һәм кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко чыгыш ясаячак. Ахырда КФУның төп структур бүлекчәләре буенча очрашулар оештырылачак, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.