Казанда ТР Студентлары конференциясе узды

Бүген ТР Студентлар лигасының яңа президенты исеме билгеле булды

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “УНИКС” мәдәният-спорт комплексында ТР Студентлары конференциясе узды. Көн кадагына куелган мәсьәләгә – Татарстан Республикасы Студентлар лигасының V президентын сайлауга керешкәнче, пленар утырыш узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов, “Россия студент берләшмәләре ассоциациясе” рәисе Вячеслав Адерихин һәм башкалар катнашты.

ТР Студентлар лигасының 2010-2014 нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында соңгы дүрт елда лига белән җитәкчелек иткән Тимур Сөләйманов сөйләде. “Безнең өчен безгә кадәрге җитәкчеләр тарафыннан башкарылган эшләрне саклап калу, ләкин моны яңача эшләү мөһим иде”, - диде ул. Докладчы ассызыклап үткәнчә, соңгы вакытта чит ил студентлары белән эшчәнлеккә аерым игътибар бирелгән. 2013 нче елның октябрендә чит ил студентлары белән эшләү буенча комитет барлыкка килгән. Тимур Сөләйманов әйтүенчә, студентлар тормышы үсешенә үзеннән зур өлеш кертеп баручы студентларны социаль ипотека программасы буенча торак белән тәэмин итү гамәлгә ашырыла. Студентлар өчен елына 10 фатирга исәпләнгән квота хәзер 14 кә кадәр арттырылган. Тимур Сөләйманов моның өчен ТР Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде. Ул лиганың бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек иткән составының казанышлары рәтендә шулай ук транспорт грантын гамәлгә кертүне атады.

Тимур Сөләйманов социаль юнәлешләргә: уку йортларында ашханәләрдә туклану, тулай торакларда яшәү сыйфаты мәсьәләләренә игътибар юнәлтелүе хакында искәртеп узды. Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, Студентлар лигасы президиумының аена, кимендә, ике мәртәбә уза торган утырышында студентчылыкның мөһим проблемалары турында фикер алышу үткәрелеп килгән. Аның әйтүенчә, оешма тормышында “Судентлар язы” әһәмиятле роль уйнаган, былтыр Россия күләмендә Татарстан вәкилләре беренче урынны яулаган.

Тимур Сөләймановның йомгаклау докладыннан соң, ТР Студентлар лигасының бишенче президенты исеменә дәгъва кылучылар – Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты студенты Элькин Искәндәров һәм КФУ студенты Илдар Хуҗҗәтов үз программалары белән чыгыш ясады. Элькин фикеренчә, Студентлар лигасының үз медиаүзәген булдыру актуаль мәсьәлә булып тора. Ул үз эченә районнардагы массакүләм мәгълүмат чараларын, журналистика мәктәпләрен, вуз ММЧ ларын берләштерә алыр иде. Ул шулай ук студентлар өчен барлык спорт комплексларында бушлай шөгыльләнү сәгатьләрен гамәлгә кертүне кирәк, дип саный.

Илдар Хуҗҗәтов студентлар лигасының үсеш стратегиясен эшләячәгенә ышандырды. Үз программасында ул иң яхшы чыгарылыш студентларына практика узу мөмкинлеген биреп, аннан соң аларны эшкә урнаштыру буенча Татарстан предприятиеләре белән килешүләр төзү мәсьәләсенә басым ясады.

Россия студентлары һәм студент берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин ТР Студентлар лигасын 18 яшьлеге белән тәбрикләде һәм республика оешмасы эшчәнлеген мактап телгә алды. “Татарстан – яшьләр сәясәте өлкәсендә лидер. Республикада яшьләр белән системалы эш алып барыла. Яшләрнең инициативалары Президент грантлары белән хуплануы да күп нәрсә турында сөйли”, - дип белдерде Вячеслав Адерихин. Ул ТР Студентлары лигасын Россиянең иң яхшы төбәк студент оешмасы дип атады. “Без Татарстан Республикасы тарафыннан үз инициативаларыбызның хупланып барылуына күнектек инде. Әгәр дә берәр нинди чара республикада оештырыла икән, димәк, ул, һичшиксез, югары дәрәҗәдә үтәчәгендә шигебез юк”, - диде Вячеслав Адерихин.

Рафис Борһанов чыгышында, эшчәнлеге яшьләр, студентлар белән үрелеп барылуы өчен язмышына рәхмәтле булуын әйтте. Министр студентларның лигага яңа президент сайлау мәсьәләсенә җаваплы карауларын билгеләп үтте. “Ирешелгәннәрне берничә тапкыр арттырырга тиешбез”, - дип Рафис Борһанов Тимур Сөләйманов командасына рәхмәтен белдерде. “Татарстан – студентларга бай республика. Барысы да безнең кулларда. Шул куллар, без студентларыбыз белән горурланырлык эшләр башкарсын иде”, - дигән теләктә калды министр.

Алга таба Рафис Борһанов Тимур Сөләймановка, лиганың актив әгъзаларына ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, Студентлар лигасы да Рафис Борһановны бүләксез җибәрмәде. Тимур Сөләйманов бер төркем рәсми затларны үз укытучылары дип атап, аларны сәхнәгә чакырды. Яшьләр тормышында мөһим роль уйнаган затлар ТР Студентлар лигасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Пленар утырыш тәмамлангач, тәнәфестән соң тавыш бирүгә керештеләр. Быел Студентлар лигасы президентын сайлау яңа форматта – яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелде. Оешма әгъзалары ике кандидат – Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты студенты Элькин Искәндәров һәм КФУ студенты Илдар Хуҗҗәтов өчен тавыш бирде. Аның нәтиҗәләре буенча, ТР Студентлар лигасының алдагы дүрт елга президенты итеп, Элькин Искәндәров билгеләп куелды. 812 сайлаучының 415е аны яклап тавыш биргән.