Казан сыерчыкларны оялы итмәкче

“Сыерчыклар килде” дигән исемдә шәһәркүләм акция уздырыла

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Соңгы 2 язда Казанда “Сыерчыклар килде” дигән исемдә табигатьне саклау акциясе уздырыла, быел ул шәһәркүләм буласы. Канатлы дусларга дип оялар, җимлекләр ясап, шуларны шәһәр паркына элүне күздә тоткан балалар конкурсының өченчесе турында журналистларга бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында шәрехләмә бирелде.

Орнитологлар кошларның шәһәрдән китүенә борчылу белдерә, чөнки аларга тимер-бетон, таш арасында яшәү уңайсыз, куышларына кошлар оялаган иске агачлар да киселә тора. Казанда, электән үскән агачларга өстәп, “Яшел рекорд” проекты кысаларында 100 меңләгән агач утыртылды, кошлар шәһәрне ташлап китсә, агачларны корткычлардан кем саклар? Тагын 15-20 елдан таш джунглида калмабызмы?

Шуларны уйлап, башкаладагы “Максидом” гипермаркеты, ТР Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан каласы Башкарма комитеты катнашында, “Сыерчыклар килде”/”Скворцы прилетели” дигән исемдә ел да акция оештыра. Аның элеккегеләрендә меңнән артык укучы һәм аларның укытучылары, әти-әниләре, якыннары катнашып, берничә йөз кош оясы, җимлек ясаган.

Шул хакта сөйләгән әлеге сәүдә компаниясенең җәмәгатьчелек белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Дарья Сергиенко, Совет, Идел буе, Вахитов районнары мәктәпләренә “Максидом”, кошларга “йорт” һәм “ашханә” ясарга дип, кирәкле инструментлар бушлай биргән. Конкурс уздырылып, җиңүчеләре бүләкләнгән. Быел исә конкурс 21 мартта старт ала һәм моның өчен 11 апрельгә кадәр www.maxi-konkurs.ru сайтына кереп теркәлү кирәк була – монысы шарт. Теркәлүен ата-ана башкарырга тиеш, чөнки шәхси белешмәләр терәү сорала, конкурста исә 6 яшьтән зуррак балалар катнаша ала, теркәлүчеләрнең алдагы 200енә быел да эш кораллары җыелмасы бүләк ителә, шулар белән сыерчык оялары, җимлекләр ясап була, дип аңлатма бирде Д.Сергиенко.

Балалар ясаган барлык оялар, җимлекләр конкурста бәяләнә, әйтик, былтыр җиңүчеләр 12 номинациядә сайланган. Конкурсның быелгысы 13 апрель көнне сәгать 10да яки Горький исемендәге парката, яисә Урицкий исемендәгесендә була, кайсында һәм тәгаен кайсы төшендә җыелырга кирәклеге югарыда күрсәтелгән сайтка кереп белеп була, чөнки әлегә шәһәр хакимияте аның урынын билгеләмәгән, диде Дарья Сергиенко.

Акция кысаларындагы әлеге чара бәйрәм төсмерле була, анда конкурслар, викториналар тәкъдим ителә. Хезмәтләре җиңеп чыккан укучыларга исә аудиосистемалар, фотоаппаратлар, HD-плейерлар бүләк ителә. Кошлар яшәрлек булып чыккан оялар исә парклар һәм табигый тыюлыклардагы агачларга элеп куела, былтыр да шулай эшләдек, дип ышандыра ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “Чулпан” дәүләт табигый комплекслы заказнигы директоры Фәнил Гыймадиев. Аның сүзләренчә, кош оялары бик күп санда кирәк, укучылар әти-әниләре белән күпме генә ясап китерсәләр дә, алар ихтыяҗны канәгатьләндерерлек санда түгел. “Татар-информ” хәбәрчесенең, укучыларның һәммәсе дә сыерчык, башка төр кош ояларын идеаль итеп ясый алмый, шулай да, моңарчы уздырылган конкурсларда бракка чыккан очялар ничә процент чамасы булды, дип кызыксынуына, балалар кул эшләнмәләрен бәяләүчеләрнең берсе Фәнил Гыймадиев, 10 процент тирәсе, дип җаваплады. Яраксыз оялар санын булдырмас өчен оештыручылар нәрсә эшли, консультацияләр-мазар биреләме, осталык дәресләре уздырыламы, дигәнгә, Интернетта барысы да бар, сорасалар, күрсәтербез, дип кенә котылды.

Кош оялары, җимлекләр исә матурлыгы, үзенчәлеге һәм яраклылыгы ягыннан карап бәяләнә. Былтыр, мәсәлән, африкалы гаилә конкурста катнашып, бик юка материалдан эшләнгән оя алып килде, ул африканнар стилендә булганга бик үзенчәлекле иде, ләкин анда кош оялар дип уйларлык түгел, дип сөйләде “Чулпан” директоры. Кошларга ярамый торганнары балаларның үзләренә истәлеккә биреп җибәрелә, мисалга, мәчет, автомобиль рәвешендә ясалып, аллы-гөлле итеп буялганнары була, ләкин кош буяу тигән ояны бала чыгарыр өчен хуп күрми, ояның кош кереп-чыгып йөри торган тишеге дә артык зур булырга тиеш түгел, чөнки дошманнарыннан саклана алмый. Сиртмәкойрыкка, мәсәлән, бәләкәй тишекле озынча оя кирәк, песнәк кебек бәләкәй кошларга да зур тишекле оя кулай түгел, гомумән, виртуаль дөньяда болар турында бик күп материал бар, кулга пычкы тотканчы, шулар белән танышырга киңәш итәм, диде Фәнил Гыймадиев.

Очрашуда катнашкан “Помоги другому” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вадим Чураков исә “Сыерчыклар килде” дигән исемдә табигатьне саклау акциясенең файдасы экологик яктан гына түгел, социаль мәсьәләдә дә, дип саный. Мисалга ул балалар йортында тәрбияләнүче балаларның шундый акциядә катнашуы аларны тормышка якынайта, кулына андый эш коралы тотмаган, эш итмәгән балалар өчен бу акциянең файдасы гаять зур, табигать алдында җаваплылык формалаштыруы белән бәһасез, дип басым ясап әйтә.

Онытмыйк, “Сыерчыклар килде” акциясе иртәгә старт ала.