Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәдә Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнәләр
Ике елга бер мәртәбә оештырыла торган конференция быел сигезенче тапкыр үткәрелә.
(Әтнә, 19 февраль, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). 21 февральдә Әтнә районы Комрыгуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ике елга бер мәртәбә оештырыла торган конференция быел сигезенче тапкыр үткәрелә. Аның эшендә республика районнарыннан укучы-укытучылар, республикадан галимнәр, фән эшлеклеләре килер дип көтелә.
2018 елның 16 февралендәге конференция Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбендә һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында, бөек мәгърифәтченең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән иде.
Аның эшендә Татарстанның 15 районыннан һәм Казан шәһәреннән җитмештән артык укучы һәм укытучы үзләренең фәнни эшләре белән алты секциядә чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз