Татарстан укучылары икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңде

Мәктәп укучыларының икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 20-26 апрельдә Свердловск өлкәсендә узачак.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укучыларының икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 8 сыйныф укучылары арасында КФУның IT-лицее укучысы Данил Таһиров җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олимпиада республиканың 17 районыннан 84 укучы катнашты. Төбәк этабында Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 7 укучы җиңүче булды.

Казанның Вахитов районының 131 номерлы лицееның унберенче сыйныф укучылары Альберт Рябых, Сергей Новиков һәм Алия Зарипова, Мәскәү районының 2 номерлы лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Артем Сафин, Түбән Кама шәһәренең 35 лицееның 11 сыйныф укучысы Таһир Хәсәнов һәм 24 лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Самат Мәрданов, Чаллының 26 гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Александр Лукоянов җиңү яулады.