news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Лаешта капиталь ремонттан соң 2нче мәктәпне карады

Мәгариф оешмасында ремонт эшләренә барлыгы 89 млн сум акча бирелгән.

 Алексей Песошин Лаешта капиталь ремонттан соң 2нче мәктәпне карады
Владимир Васильев

(Лаеш, 19 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш шәһәрендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбен карады. Узган ел биредә капиталь ремонт ясадылар.

Моңа кадәр мәктәптә соңгы тапкыр 2008 елда ремонт үткәрелгән. Бигрәк тә батареяларны һәм ишекләрне алыштырырга кирәк иде, дип сөйләде журналистларга мәктәп директоры вазифаларын башкаручы Зөлфия Газизуллина.

«Сигез төрле эш башкарылды. Түбәне тулысынча яптылар, батареяларны һәм тәрәзә рамнарын, электрүткәргечләрне тулысынча алыштырдылар. Яңа ишекләр куйдылар, эчке эшләрне башкардылар», — диде ул.

Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 78 млн сум, муниципаль бюджеттан тагын 11 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчаларга шулай ук классларга җиһазлар сатып алынган, психолог кабинеты җиһазландырылган.

Кунаклар спорт залын, медицина кабинетын, башлангыч сыйныфлар кабинетларын карады. Чарада Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үзе дә катнашты. Ул Ленинград һәм Курск сугышларында, Польша, Румыния һәм Чехословакияне азат итүдә катнашкан.

Мәктәптә 426 укучы белем ала. Югары сыйныфларда профильле укыту оештырылган. Мәктәптә социаль-икътисади юнәлештә урта гомуми белем бирелә.

Уку йортында 16 өстәмә белем бирү берләшмәсе эшли. Аларда 355 укучы шөгыльләнә. Укучыларның өстәмә белем бирү системасында гомуми мәшгульлеге 86 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100