Халыкара туган тел көнендә КФУда узачак чарада 110 кеше катнашуы көтелә

Тугызынчы тапкыр уза торган конференция быел өченче тапкыр халыкара статуста уза.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда, 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә, мәктәп балалары, студентлар өчен фәнни конференция үткәрелә. КФУда узачак “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган конференция тугызынчы мәртәбә оештырыла. Бу хакта бүген Татар-информ” агентлыгы студиясе кунаклары сөйләде.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Раушания Нурмөхәммәтова әйтүенчә, конференция 2010 елда татар лингвокультурологиясе проблемаларына багышлап уздырыла башлаган. “Бер өч ел республика статусында булды. Аннары чит төбәкләрдән килә башлагач, бөтенроссия күләмендә уздыра башладык. 2016 елда чит илдә укучылар катнашу теләген белдергәч, өченче тапкыр быел халыкара статуста үткәрәбез”, - дип белдерде Раушания Нурмөхәммәтова.

Аның сүзләренчә, катнашучылар географиясе киң. “Татарстанның төрле районнарыннан тыш, Казахстаннан, Төркиядән, Нигериядән мәкаләләрен җибәреп катнашучылар булды. Катнашучылар элекке елларда 200дән дә арта иде. Быел 110 катнашучы материалларын җибәрде”, - диде.

Раушания Нурмөхәммәтова әйтүенчә, конференциянең максаты – яшьләрне фәнни эшкә тарту. “Укучылар, студентлар, магистрантлар, аспирантлар катнаша. Кайсы елларда конференция кысаларында мәдәни чаралар да оештырдык. Гадәттә, туган телләргә багышланган шигырьләр, җырлар тыңлыйбыз. Бу конференциядән күңелләре булып кайтып китәләр”, - диде. Конференциянең нәтиҗәсе буларак, һәр ел җыентык дөнья күрә.