ТР Студентлар лигасына президент сайлаулары мәсьәләләре турында сүз булачак

Оешмага 18 ел тула, лиганың 15 мартта гамәлдәге җитәкчелек составына 4 ел була һәм президент сайлау вакыты җитә

 (Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Студентлар лигасына президент сайлаулары мәсьәләләре буенча иртәгә сәгать 11дә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе була.

Хәер, былтыр 23 октябрьдә Студентлар лигасының чираттан тыш конгрессында ул хакта зур сөйләшү булган иде инде. Оешманың гамәлдәге президенты Тимур Сөләйманов, оешмага 18 ел тула, лиганың 15 мартта гамәлдәге җитәкчелек составына 4 ел була һәм президент сайлау вакыты җитә, дип белгерткән иде. Анда “ТР Студентлар лигасы” оешмасы Уставына үзгәрешләр кертелде, җитәкчелек сайлаганда үзгәрешләр тәкъдим ителде, Уставка яңа пунктлар өстәлде һәм бу турыда “Татар-информ” МА үз вакытында язган иде. Президент сайлауга кагылышлысы шул: лига президенты булу чиге - 2 срок рәттән, димәк, президент постыннан 2 срок тутырып киткәч бүтәне сайланып тора, әйтик, ярты елдан вәкаләтләрен кире тапшыра һәм янә элеккеге президент постка килә ала; президент булмаган арада беренче вице-президент аның вәкаләтләрен башкара; лига президентын сайлау лига Советы тарафыннан президент вәкаләтләре бетәргә 3 айдан да соңга калмый билгеләнә, президент вәкаләтләре чыккан көннән соң 14 көн эчендә яңа президент сайлана; президент вәкаләтләрен алдан тапшырган очракта, Совет 14 көн эчендә яңа президент сайлау турында карар чыгарырга һәм сайлау 3 айдан да соңга калмый уздырылырга тиеш була.

Һәрхәлдә, чираттан тыш конгресста шундый карарлар кабул ителгән иде.