Апаста «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Бәйгедә катнашучылар дәрес үткәрүнең кызыклы формаларын, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын күрсәтте.

(Апас, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апаста педагогик хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан уздырылган «Ел укытучысы» бәйгесендә иң оста укытучылар ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар дәрес үткәрүнең кызыклы формаларын, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнарын, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысулларын күрсәтте.

Нәтиҗәдә, Азбаба мәктәбенең физика укытучысы Илнур Мостафин гран-прига лаек булды. Беренче урынны Апас мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Бикчәнтәева, икенче урынны Дәвеш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Галяутдинова, өченче урынны Морзалар мәктәбенең инглиз теле укытучысы Чулпан Галәтдинова яулады.

Бәйге җиңүчеләре төрле номинацияләр буенча да билгеләнде. «Педагогик дебют» номинациясендә Каратун мәктәбенең тарих укытучысы Алмаз Шәмсетдинов беренче урынга лаек булды.



Апас мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров «Укытучы-иҗатчы», Олы Бакырчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова «Педагог-профессионал», Сатмыш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыймадиева «Укытуда үзенчәлекле алым», Биеш мәктәбе укытучысы Гөлия Мостафина «Укытуда иҗади якын килү», Каратун мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Нургалиева «Укытучы осталыгы» номинацияләрендә җиңүче булып танылды.

Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Гөлнара Галимҗанова «Сәламәтлек укытучысы» республика бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулады.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева бәйге җиңүчеләрен хезмәт уңышлары белән тәбрик итеп, мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.