Роспотребнадзор балалар басып белем ала торган Казан мәктәбен тикшерәчәк

Ата-аналар әлеге методика буенча белем алуга ризалык бирмәгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның 14нче гимназиясе укучыларының әти-әниләре социаль челтәрләрдә үз балаларының мәктәптә басып укуына зарланган.

«Әлеге методика буенча башлангыч сыйныф укучылары биек парта (трибуна) артында басып шөгыльләнергә, дәрес вакытында башка укучылар белән алышынырга тиеш. Безнең сыйныфта 36 укучы шул рәвешле белем ала. Әлеге методика уку процессында кыскартылган рәвештә тәкъдим ителгән. Биек парта артында басып торган балалар арый, аяклары һәм аркалары авыртуга зарлана», — дип искәрткән пост авторы.

Язма авторы сүзләренчә, ата-аналар әлеге методика буенча белем алуга ризалык бирмәгән. Өстәвенә, аларның күпчелеге моңа каршы. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ведомство белгечләренең мәктәпкә тикшерү белән барырга җыенуларын әйттеләр.

Агентлыкка билгеле булганча, укучыларның әти-әниләре узган ялларда Прокуратурага мөрәҗәгать иткән инде.