“Мәгариф йолдызлары” күргәзмәсенә эләккән укытучыларга үз фотолары бүләк ителә

Татарстанның Дәүләт Советында “Мәгариф йолдызлары” фотокүргәзмәсе эшли башлады.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Дәүләт Советы бинасында “Мәгариф йолдызлары” дип аталган фотокүргәзмәгә эләккән укытучыларга үз фотоларын бүләк итәчәкләр. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева сөйләде.

“Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, күргәзмәне караганда, фотоларны укытучыларга бүләк тәкъдим итү идеясен әйтте. Димәк, һәр портретта төшкән укытучы үзенең фотосын бүләк итеп алачак.  Марат Готовичка рәхмәт”, - дип билгеләп үтте Сөмбел Таишева.

“Мәгариф йолдызлары” проекты ничек барлыкка килде дип сорарсыз. Өч ел элек фотограф Юлия Калинина белән журнал тышлыкларын караганда, тулы бер проект уйлап таптык. Бер тышлыкта бер герой сурәтләнелгән иде. Сәнгать һәм спорт өлкәсе кешеләре белән берлектә һәр кеше дә теләсә кайсы журналның герое булырга лаек”, - диде ул.

Сөмбел Таишева сүзләренчә, күргәзмәдә кырык эш тәкъдим ителгән. “Әлеге экспозицияне алга таба да киңәйтербез дип өметләнәм. Бу проектта “Авыл укытучысы” конкурсында җиңгән укытучылар да бар”, - диде ул.

“Без рекдакциядә ай башында тематик план турында сөйләшәбез. Безне укыган укытучылардан кайсы үзенең коллективын тәкъдим итәр иде дип уйладык. Геройларыбыз арасында мәктәп директоры да, тәрбияче дә булганы бар. Геройларыбызны “нәрсә телисең, шуңа ирешәсең” дигән максат берләштерә. Безнең педагоглар акыллы, уңган, белемле балалар тәрбияләргә омтыла. Аларның бәхете шунда”, - диде Сөмбел Таишева.

  • Фотокүргәзмәдә “Татар-информ” агентлыгының фотожурналисты – Солтан Исхаковның да фотолары урын алган.