Казанда "TurkLang-2017" халыкара конференциясе ачылды

Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган бу чара гомумән алганда быел бишенче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Төрки телләрне компьютерда эшкәртү – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә зур эшләр башкарыла, ел саен галимнәр яңа нәтиҗәләргә ирешә. Сөенечкә, республикада бу эшнең гаять кирәкле булуын аңлау бар, – ди Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин. Татарстанда татар телен һәм Татарстан халкы телләрен саклау һәм үстерү буенча гамәлгә ашырылган программаның яхшы гына финанслануы моңа ачык дәлил, дип белдерде ул “TurkLang-2017” халыкара конференциясе ачылышында.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә “TurkLang-2017” халыкара конференциясе ачылды. Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган бу чара инде бишенче тапкыр үткәрелә. Ул Казахстан – Татарстан – Төркия инициативасы белән оештырыла.

“TurkLang-2017” конференциясе Татарстанга бик күп мәртәбәле кунакларны – барлыгы 90га якын галимне җыйган. Катнашучылар арасында Казахстанннан бик зур делегация, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Америка Кушма Штатлары, Литва вәкилләре бар. Россия төбәкләреннән – Алтай, Кырым, Якутия (Саха Республикасы), Башкортстан, Мәскәүдән белгечләр килгән. Иртәгә конференциягә Тыва, Чуваш, Мари Эл республикасы, Санкт-Петербург галимнәре дә кушылырга тиеш.

Фәнни чара кысаларында төрки телләрнең формаль модельләре, компьютер системаларын төрки телләргә яраклаштыру, терминология, төрки телләрнең электрон корпуслары, текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр, сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары, текстларны эшкәртү өчен семантик, шулай ук автоматик тәрҗемә системалары, төрки телләргә өйрәтә торган интеллектуаль система һәм технологияләр, төрки телләрнең лингвистик онтологияләре турында фикер алышалар.

Конференция 21 октябрьгә кадәр дәвам итә.