Каникул вакытында балалар Россия шәһәрләренә сәяхәт кыла алачак

Укучыларның көзге каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык һәм спорт чаралары билгеләнгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Укучыларның көзге каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар хакында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сөйләде.

“Мәгълүм булганча, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан һәрчак спорт-сәламәтләндерү, мәдәни, өстәмә белем бирү чараларын каникул көннәренә планлаштырырга кирәк, дигән бурыч куела. Шуңа да без, көзге, кышкы, язгы һәм, әлбәттә, җәйге каникулларны оештыруга бик җитди карыйбыз”, – ди Лариса Сулима.

Көзге каникулны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар белән аралашудан башлаячак. 28 октябрьдә Халыкара мәктәптә “Ныклы гаилә – укучының социальләшүе нигезе” дигән I республика ата-аналар форумы узачак. Анда барлык 45 муниципаль берәмлектән ата-аналар комитеты әгъзалары катнашыр дип көтелә.

Шулай ук каникул вакытында – 30 октябрь – 3 ноябрь көннәрендә, “Мәдәни көз” проекты гамәлгә ашырылачак. Ул инде беренче елын гына үткәрелми. Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бу проектны гамәлгә ашыруга 2 миллион сум акча бүлеп биргән. Каникул вакытында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, Казан яшь тамашачылар театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Татар дәүләт филармониясе мәктәп укучыларының мәшгульлеген оештырырга ярдәм итәчәк. Беренче өчесе укучыларны үзләрендә кабул итсә, Филармония коллективы үзе районнарга барачак.

“Мәдәни яз” проектында катнашу өчен Казанга барлык 45 муниципаль берәмлектән дә укучылар чакырылачак. Бу, нигездә, социаль активлык күрсәткән, ниндидер уңышларга ирешкән балалар, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр. Спектакльләр мәктәп программасына яраклаштырылып сайланган.

Бу проектта катнашу өчен быел 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча тәрбияви проектларны тормышка ашыру һәм өстәмә белем бирүдә лидерлар булган 10 район сайланган.

“Бу программа Россия Президенты Владимир Путин карары буенча башкарыла. Россиянең барлык субьектларына укучыларны илнең мәдәни объектлары белән таншытыру максатыннан квоталар бүленә. Бу проект 14 октябрьдән – 13 ноябрьгә кадәр гамәлгә ашырыла. Балаларның юл, туклану һәм яшәү чыгымнары федераль бюджет хисабыннан каплана”, – дип хәбәр итте Лариса Сулима.

Мәдәни-танып белү туризмы илкүләм программасы кысаларында бер төркем балалар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Суздаль, Владимир, Санкт-Петербургта булып кайта алачак.

Шулай ук каникул вакытында укучылар арасында спартакиада – шахмат һәм шашка буенча ярышлар оештырылачак, 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар теләк буенча йомгаклау имтиханнарына өстәмә әзерләнә һәм тестлар язып карый алачак. Ә бер төркем районнарда мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.

Искәртеп узабыз, быел мәктәп укучыларының көзге каникуллары 30 октябрь – 5 ноябрь көннәрендә үтәчәк.