Илсур Метшин WorldSkills Abu Dhabi турында: Барысы да югары дәрәҗәдә

Казан мэры сүзләренчә, чемпионат тәмамлангач WorldSkills Abu Dhabi-2017 оештыручылары Татарстан башкаласына киләчәк.

(Абу-Даби, 18 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Абу-Дабидагы 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионаты югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында ADNEC күргәзмә комплексында Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.

“Бар да профессиональ, зәвыклы җиһазлар, өйрәтелгән персонал, төгәл логистика. Барысы да югары дәрәҗәдә”, – дип билгеләп үтте Казан мэры журналистлар белән әңгәмәдә.

Искәртеп үтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында WorldSkills чемпионаты 14-19 октябрь көннәрендә уза. Анда 59 илдән 1255 конкурсант һәм 1084 эксперт, 60 рәсми һәм техник делегат, WorldSkills International төбәк әгъзалары катнаша.

Чемпионатта 52 ярыш компетенциясе тәкъдим ителә. WorldSkills Russia җыелмасында 58 катнашучы барлык компетенцияләрдә көч сынаша. Татарстаннан Россия җыелмасына җиде компетенциядә катнашачак 8 студент кергән.

Киләсе WorldSkills дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак.

“Без инде Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белгечләре белән эшлибез. Биредә чемпионат тәмамлангач WorldSkills Abu Dhabi-2017 оештыручылары Татарстан башкаласына киләчәк. Бу гадәти практика. 2021 елда инде безнең үзебезне чакырачаклар”, – дип җиткерде Илсур Метшин.