news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның Актүбә бистәсе балалар бакчасында автомәйданчык ачылды

Әлеге мәйданчыкта бистәнең башка балалар бакчаларында тәрбияләүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнәчәк.

Азнакайның Актүбә бистәсе балалар бакчасында автомәйданчык ачылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ», Резидә Шәрипова). Азнакайның Актүбә бистәсенең «Каенкай» 4нче балалар бакчасы юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча ресурс мәйданчыгы булып тора.

Биредә нефтьчеләр ярдәмендә төзелгән автомәйданчык ачылды. Яна торган светофорлар, юл билгеләре балалар бакчасының барлык территориясендә урнаштырылган.

Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов катнашты. Алар балаларның юл кайгыйдәләрен өйрәнеп һәм саклап, сау-сәламәт үсүләрен теләделәр.

«Мәйданчыкның проектын үзебез ясадык. Идеябызны хуплаганнары өчен район җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә һәм безнең балаларга шундый зур бүләк өчен нефтьчеләребезгә рәхмәт», — диде балалар бакчасы мөдире Рәмилә Камилова.

Әлеге мәйданчыкта бистәнең башка балалар бакчаларында тәрбияләүчеләр дә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100