Татарстанда вуз вәкиллекләрен ябу тәҗрибәсе башка төбәкләрдә кызыксыну уята

Татарстанда теркәлгән 92 югары уку йорты филиалы һәм вәкиллегенең бүгенге көндә сигезе генә калган
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм прокуратурасы сыйфатсыз белем бирү белән шөгыльләнгән югары уку йортлары филиалларына каршы кырыс көрәш алып барды. Татарстанда теркәлгән 92 югары уку йорты филиалы һәм вәкиллегенең бүгенге көндә сигезе генә калган. Бүген бу хакта “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмә үзәгендә ачылган “Мәгариф. Карьера” вакансияләр, уку һәм эшче урыннар ярминкәсе кысаларында үткәрелгән “Яшьләрнең һөнәри ориентациясендә заманча аспектлар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев искәртеп узды.
Ул хәбәр иткәнчә, 2008 елның 1 нче апрелендә Татарстанда рәсми төстә 92 вуз вәкиллеге теркәлгән булган. Аларның күбесе законсыз эшчәнлек алып барып, республика икътисадын куркыныч астына куйды. “Без мәктәпләрне тәмамлап, югары уку йортларына керүчеләрнең сыйфатлы белем алуын телибез, шуңа күрә мондый чаралар күрергә мәҗбүр булдык”, - ди министр. Наилә Вәлиев әйтүенчә, Россиянең башка төбәкләре дә Татарстанның бу мәсьәләдә уңай тәҗрибәсе белән кызыксынып, еш кына министрлыкның кабул итү бүлмәсенә шалтырата.
“Гуманитар һәм инженер-техник белгечлекләр арасында кискен тигезсезлек күзәтелә. Кызганычка каршы, техник вузларның да студентларны профиль буенча әзерләмәү очракларына юлыгабыз. Бары тик абруйлы дәүләт вузлары гына сыйфатлы белем вәгъдә итә ала”, - дип басым ясады Наил Вәлиев.