Гади һөнәри училищелар заманча җиһазланган кадрлар әзерләү үзәгенә әвереләчәк

Һөнәри белем учреждениеләре саны ике тапкыр кимеячәк
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Һөнәри белем системасындагы үзгәрешләр нигезендә, һөнәри белем учреждениеләре саны ике тапкыр кимеячәк. Матди-техник базасы какшаган, укучылар саны аз булган, популяр саналмаган училищелар эшчәнлекләрен туктатачак. Бу хакта бүген “Яшьләрнең һөнәри ориентациясендә заманча аспектлар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә республикада башлангыч һөнәри белем бирү системасында 96 учреждение исәпләнә. “Икенче ел рәттән без инновацияле укыту программаларын гамәлгә кертүче башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайлау буенча федераль конкурста катнашабыз. Бүген республикада 11 конкурс җиңүчесенең 9ы эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан кискен соралган һөнәрләр буенча белгечләр әзерли. Җиңүчеләр тарафыннан җәлеп ителгән өстәмә финанс чаралары 700 миллион сумнан артып китә. Алар гади һөнәри училищены заманча җиһаз белән тәэмин ителгән һәм сыйфатлы белем бирүче кадрлар әзерләү үзәгенә әверелдерергә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, эш белән тәэмин итүчеләр чыгарылыш студентлары артыннан чират торачак. Квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләү системасының киләчәге – нәкъ менә шундый алымда”, - дип бәян итте Айрат Шәфигуллин.