Айрат Шәфигуллин: “Без һөнәри училищеларга укырга керүне абруйлы итәргә тырышабыз”

Казанда “Яшьләрнең һөнәри ориентациясендә заманча аспектлар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә ачылган “Мәгариф. Карьера” вакансияләр, уку һәм эшче урыннар ярминкәсе кысаларында, “Яшьләрнең һөнәри ориентациясендә заманча аспектлар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды.
Аның эшендә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чынгыз Мәхмүтов, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш бүлеге башлыгы Сәрия Сабурская, ТР Мәгарифне үстерү институты директоры Рәис Шәйхелисламов, Яр Чаллы шәһәре дәүләт педагогика институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары вәкилләре, Башкортостан, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия Республикалары, Самара, Саратов, Оренбург, Түбән Новгород, Ульяновски һәм башка өлкәләрдән мәшгульлек хезмәте органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаша. Бу очрашу Идел буе федераль округында яшьләрнең һөнәри ориентациясе мәсьәләсендә фикер һәм тәҗрибә алмашу максаты белән оештырылган.
“2008-2010 елларга эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру буенча республика программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе” турында киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сөйләде. “Татарстан Республикасы эшче һөнәрләргә кискен ихтыяҗ кичерә. Өлкән сыйныфта укучыларның һөнәри омтылышлары анализы күрсәткәнчә, шәһәрләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты һәм авыл укучыларының 50 процент өлеше югары белемгә ия булырга тели. Әмма югары белемне сәнәгый җитештерү өлкәсендә кулланырга теләүче укучылар бары тик 2 процентны гына тәшкил итә. Коммерция өлкәсендә карьера төзү хыялы белән 15 процент укучылар яна. Татарстан укучыларының 13 проценты – юрист һәм 12 проценты икътисадчы булырга хыяллана. Идарә итү тармагында укучыларның 8 проценты эшләргә тели”, - дип башлады сүзен министр.
Айрат Шәфигуллин ассызыклаганча, икътисад һәм идарә тармаклары буенча гыйлем эстәүче студентларның дүрттән өч өлеше шәхси финанс чаралары хисабына укый. “Киләчәктә эшсезлектән интегүләрен уйламыйча, алар акчаларын җилгә очыра дигән сүз. Нәтиҗәдә, эшсезләр арасында яшьләр 30 процентны тәшкил итә, ә вуз тәмамлаган 25 процент чыгарылыш студентлары үз белгечлекләре буенча эшкә урнашмый”, - ди ул.
“Һәр бала югары белем алу хокукына ия, әмма моңа башлангыч һөнәри белем нигез салырга тиеш дип саныйбыз. Безнең бурыч – һәр балага һәм ата-анага күпбаскычлы белем өстенлекләрен җиткерү. Без һөнәри училищеларга керүнең абруйлы саналуына ирешергә телибез. Моны тормышка ашыруның бер ысулы – мәдәни-массакүләм һәм спорт эшчәнлеген камилләштерү. “2008-2010 елларга эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру буенча республика программасы” һөнәри училищелар өчен спорт секцияләрен булдыруны, спартакиадалар үткәрүне, заманча спорт җиһазы белән тәэмин итүне күздә тота. Шушы араларда республика Хөкүмәте бу максатларга 8 миллион сум акча күчерде”, - дип ассызыклый Айрат Шәфигуллин.