11 сыйныфны тәмамлаган укучылардан һөнәри белем учреждениеләренә 6681 гариза тапшырылган

Айрат Шәфигуллин “түгәрәк өстәл” утырышында катнашучы кунакларны ТР һөнәри белем системасындагы үзгәрешләр белән таныштырды
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2008 елның 1 нче сентябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 11 нче сыйныфны тәмамлаган укучылардан һөнәри белем учреждениеләренә 6681 гариза тапшырылган, бу чыгарылыш укучыларының гомуми санының 22 процентын тәшкил итә (30, 4 мең кеше). Бүген бу хакта “Казан ярминкәсе“ ААҖ дә узган “Яшьләрнең һөнәри ориентациясендә заманча аспектлар” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Чагыштыру өчен. 2006 елда 11 нче сыйныф чыгарылыш укучыларының 11 проценты гына башлангыч һөнәри белем учреждениесенә кергән булса, 2007 елда алар 19 процентка тәңгәл булган.
Айрат Шәфигуллин хәбәр итүенчә, бүгенге көндә дә башлангыч һөнәри белем учреждениеләренә кабул итү дәвам итә. Министр искәртеп узганча, 2007 елдан республикада башлангыч һөнәри белем алу өчен гаризалар тулы урта белемгә ия булучылардан гына кабул ителә. Хөкүмәт карары нигезендә, башлангыч һөнәри белем учреждениеләре һөнәри мәгариф программалары буенча, ә мәктәпләр гомуми белем бирү программалары буенча укыта. “Мондый ысул безгә эшче кадрларны эш белән тәэмин итүчеләр заказы буенча әзерләргә мөмкинлек бирде. Мәктәпләр эшчәнлегенең һөнәри училищелар тарафыннан кабатлануы нәтиҗәле түгел”, - дип белдерде министр.