news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

Быел әлеге бәйгедә район мәктәпләреннән 21 педагог катнашты.

Әгерҗедә «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 18 январь, «Татар-информ», "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗедә «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Быел әлеге бәйгедә район мәктәпләреннән 21 педагог катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Радуга талантов» балалар иҗаты йортында узган бүләкләү тантанасында «Дебют», «Иң яхшы татар теле укытучысы», «Ел укытучысы» номинацияләрендә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина аларга Грамоталар, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. «Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында җиңү яулаган мөгаллимнәр — Тирсәдән Руфа Замалиева, 2нче мәктәптән Артем Воронцов, Исәнбайдан Гөлназ Хуҗина, 4нче мәктәптән Алинә Галиева 5, 6 февральдә район данын Чаллыда узачак зона турында яклаячаклар.

Балалар иҗаты йорты, сәнгать мәктәбе укучыларының матур чыгышлары «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучыларга бүләк булды.

Соңыннан педагоглар «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучылар өчен махсус ясалган торт белән чәй эчтеләр.









autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100