Прокуратура Министрлар Кабинетының мәктәп формасы турындагы карарын төзәтүенә иреште

Закон нигезендә, дәүләт хакимияте органнары бары тик дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр өчен генә кием формасына карата таләпләрне раслый ала, тик шәхси мәктәпләр өчен түгел.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура ТР Министрлар Кабинетының мәктәп формасы турындагы карарны төзәтүенә иреште һәм аны федераль законнарга туры китерде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы Татарстан Министрлар Кабинетының мәктәп укучыларының киеменә карата таләпләр турындагы карарының законлылыгын тикшерде. Документ, милек формасына бәйсез рәвештә, барлык белем бирү оешмалары укучылары формасында нормаларны билгеләде.

Әмма закон нигезендә, дәүләт хакимияте органнары бары тик дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр өчен генә кием формасына карата таләпләрне раслый ала, тик шәхси мәктәпләр өчен түгел.

Моннан тыш, мәктәп формасындагы төс, фасон һәм башка үзенчәлекләрне мәктәп советлары түгел, ә Мәгариф министрлыгы билгели ала. Шулай ук, карарга елның салкын вакытында кызлар өчен җылы кием формасын да өстәгәннәр, элек карарда бу хакта күрсәтелмәгән булган.

Прокуратура катнашыннан соң карарга үзгәрешләр кертелде.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда мәктәп формасына карата таләпләр яңартылуын хәбәр иткән иде.