Россиядә чит ил студентлары өчен канунны йомшартырга уйлыйлар

Әлеге документ Россиягә квота буенча килеп укучы студентларга кагылачак.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында әзерлек факультеты чит ил студентларына беренче курска кабул ителер алдыннан визаны озайту өчен үз илләренә кайтып йөрмәү мөмкин дип саныйлар. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Павел Зенькович Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә җиткергән, дип хәбәр итә “Известия”.

Аның сүзләренчә, тиешле канун проекты буенча 18 октябрьдә Дәүләт Думасында беренче укылышта фикер алышу булачак.

Зенькович әлеге документ Россиягә квота буенча килеп укучы студентларга кагылачак, дип белдергән.

Идарә тармагы мәгълүматлары буенча, Россия чит ил студентлары саны буенча дөньяда 6 нчы урында тора – бүген илдә алар 240 мең.