news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел саен Болгар ислам академиясеннән 5-6 кеше укудан читләштерелә

Укудан читләштерелгәннәр арасында икенче елга кабат кайтып, яклауга чыгучылар да бар.

Ел саен Болгар ислам академиясеннән 5-6 кеше укудан читләштерелә
Солтан Исхаков

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ел саен Болгар ислам академиясеннән төрле сәбәпләр аркасында 5-6 кеше укудан читләштерелә.

«Ел саен 5-6 кешене, төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән, академик таләпләрне үтәмәгәнгә, имтиханны тапшыра алмаганга академиядән җибәрәбез», — диде Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, укудан читләштерелгәннәр арасында икенче елга кабат кайтып, яклауга чыгучылар да бар. «Быел шундый 3-4 кеше булды. Ел дәвамында уңышлы гына укыйлар, аннары академик программадагы аерманы гадәттә бер семестр эчендә тапшырып бетерәләр, укуларын тәшмамлыйлар, магистрлык диссертациясе белән уңышлы гына яклыйлар», — дип әйтте ректор.

Айнур Тимерханов әйтүенчә, академиядән китүчеләр, Россия мәгариф системасында кабул ителгән нормативлар нигезендә, берничә тапкыр кабат кайтырга мөмкиннәр.

Бүген магистратура, докторантура, теология юнәлешен исәпкә алып, Болгар ислам академиясендә 115 кеше белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100