Мөслим сәнгать мәктәбе 100 мең сум грант отты

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе, быел да - дүртенче ел рәттән грантлы булды.
(Мөслим, 17 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим сәнгать мәктәбе 100 мең сум грант отты, дип яза җирле басма.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Авыл җирлекләрендә эшләп килүче иң яхшы мәдәният учреждениеләре hәм андагы хезмәткәрләргә дәүләт күләмендә ярдәм итү чаралары» проектында катнашып, Мөслим балалар сәнгать мәктәбе, быел да - дүртенче ел рәттән грантлы булды.