Казанда Төркмәнстан студентлары өчен квотаны арттыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

ТР мәгариф һәм фән министры Төркмәнстанның РФ дәге илчесе белән очрашты

  (Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Төркмәнстанның РФ дәге илчесе Бердымурат Реджепов белән очрашты. Яклар югары белем өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективлары, аерым алганда, Төркмәнстаннан Татарстан вузларына укырга җибәрелә торган студентлар өчен квотаны арттыру мәсьәләсе хакында фикер алышты.
Татарстанда Төркмәнстаннан 1 меңгә якын студент белем ала, дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов. Бүген Төркмәнстаннан килгән студентлар Казан илкүләм тикшеренү технология университетында нефть химиясе белгечлеге буенча укый, Казан федераль университетында геология, педагогика һ.б. өйрәнә. Укытучылар аларның тырыш, белемгә омтылучан булуларын билгеләп үтә.
“Республикада уку, фән һәм спорт белән шөгыльләнү өчен студентлар инфраструктурасы булдырылган. Безнең вузларда чит ил студентлары санын арттыру белән кызыксынабыз”, - дип ассызыклады министр.
Бердымурат Реджепов белдергәнчә, Төркмәнстанда ел саен 100 мең тирәсе укучы мәктәпне тәмамлый, ә җирле вузлар бары тик 12 мең студентны гына кабул итәргә әзер. “Без студентларыбызның Татарстанда, бигрәк тә нефть химиясе һәм геология белгечлеге буенча белем алуларын телибез. Сездә барлык шартлар да бар, ике як та студентларның санын артыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү яклы”, - дип билгеләп үтте ул.
Төркмәнстанның РФ дәге илчесе Бердымурат Реджепов белән очрашуда Төркмәнстанның РФ дәге илчелеге консулы Әхмәт Эсенов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлеге җитәкчесе Лилиана Бикметова һ.б. катнашты, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында.