Әгерҗе укучысы ТАССРның 100 еллыгына милли бизәкләр төшерелгән ашъяулык ясаган

Алия әнисе белән бергә ата-бабаларыбызның кул эшләрен, алар кулланган тукымалар, буяулар, җепләр турында өйрәнә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»).Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Азалия Сибатова үз-үзеңне изоляцияләү вакытында #сидидома акциясенә кушылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алия әнисе белән бергә ата-бабаларыбызның кул эшләрен, аларда нинди тукымалар, буяулар, җепләр куллануларын бик теләп өйрәнә. Ул ТАССРның йөзьеллыгы алдыннан тукымага рәсем ясау өчен кулланыла торган махсус буяу ярдәмендә үзенчәлекле ашъяулык ясый һәм аны милли бизәкләр белән баета.

«Безнең максат — балаларыбызны милли гореф-гадәтләргә, йолаларга өйрәтү. Кул эшләре белән шөгыльләнү балага фикер йөртергә, сәләтен үстерергә, вакытын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә», — диде Алиянең әнисе.