news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың 5нче мәктәбен капиталь ремонтлау өчен 136 миллион сум бирелгән

Ремонт эшләрен 15 августка төгәлләү планлаштырыла.

Алабуганың 5нче мәктәбен капиталь ремонтлау өчен 136 миллион сум бирелгән
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 17 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 15 августка Алабуганың 5нче мәктәбендә капиталь ремонтлауны тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Капиталь ремонт өчен 136 миллион сум бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

5нче мәктәптә демонтаж эшләре тулы куәтенә бара. 136 миллион сумның 7 миллион сумы үзләштерелгән, 15 августка учреждениене капиталь ремонтлауны тулысынча төгәлләү планлаштырыла.

Шулай итеп, Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбен капиталь ремонтлау да финиш сызыгына чыкты. Биредә эшләр 60 процентка төгәлләнгән.

«Бу безнең нефтьчеләребез ярдәме белән мөмкин булды. Без мәктәпне капиталь ремонтлау программасына кердек, әлеге мәктәп моны инде берничә дистә ел көтте. Бүгенгә 31 миллион сумның 20 миллион сумы үзләштерелгән, 1 августка без объектта эшләрне тулысынча тәмамларга һәм аны файдалануга тапшырырга ниятлибез», — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов.

news_right_1
news_right_2
news_bot