"WorldSkills Russia-2014" чемпионатын үткәрү, эшче һөнәре абруен күтәрү өчен этәргеч бирәчәк - Энгель Фәттахов

ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, республика икътисадын үстерү өчен урта звено кадрларын әзерләү бигрәк тә мөһим мәсьәлә булып тора

  (Казан, 17 май, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда "WorldSkills Russia-2014" һөнәри осталык буенча II илкүләм чемпионатны үткәрү эшче һөнәре абруен күтәрү өчен этәргеч бирәчәк, дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.Илкүләм чемпионат 35 һөнәр буенча уза, дип искәртте ул. Узган ел ул 25 һөнәр буенча Тольяттида үткәрелгән иде. Э.Фәттахов сүзләренә караганда, чемпионат үткәрү нәтиҗәсендә, ярыш мәйданчыкларына килгән укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары төрле һөнәр вәкилләре эшенең үзенчәлекләрен күрә һәм теге яки бу белгечлек турында яңалык белә ала.
Республика икътисадын үстерү өчен  урта звено кадрларын әзерләү бигрәк тә мөһим мәсьәлә булып тора, дип игътибарны юнәлтте Э.Фәттахов. “Татарстан Президенты тарафыннан бу кадрларны сыйфатлы әзерләү бурычы куелды. Моның өчен республика территориясендә 20-25 ресурс үзәк ачу планлаштырыла. Быел шундый 8 ресурс үзәген ачу ниятләнә”, - дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры.

Ресурс үзәкләре урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базаларында оештырылачак. “Эш белән тәэмин итүчеләр белән бергә көчле матди-техник база, лаборатория оештырылачак һәм белем бирү программасы төзеләчәк. Кадрларга башлангыч һәм урта һөнәри белем биреләчәк, шулай ук кыска вакытлы курслар оештырылачак. Шулай итеп, ресурс үзәге эш белән бирүчеләрне бөтен юнәлешләр буенча кадрлар белән тәэмин итәчәк”, - дип ышандыра Э.Фәттахов.

“WorldSkills Russia-2014" чемпионатын яхшы уздыру һәм 2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә заявка бирү кампаниясендә катнашу – безнең бурыч”, - диде республиканың мәгариф һәм фән министры.

Искәртеп узабыз: Татарстан башкаласында кичә һөнәри осталык буенча "WorldSkills Russia-2014" II илкүләм чемпионат башланды. Ачылыш тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.