news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт нефть институты студентлары халыкара олимпиадада җиңде

Олимпиада дистанцион рәвештә үткәрелде.

(Әлмәт, 17 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары техник системаларда идарә итүне автоматлаштыру нигезләре буенча IV Халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре булдылар.

Олимпиада it-институт базасында шәхси һәм команда зачетында дүрт техник юнәлеш буенча дистанцион рәвештә үткәрелде.

УГТУ мәйданчыгы Россиянең һәм якын чит илләрнең алдынгы техник вузларыннан 200дән артык студентны берләштерде.

Әлмәт студентлары «Технологик процессларны автоматлаштыру нигезләре» юнәлешендә үз белемнәрен тикшерде һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте. Шәхси зачетта беренче этап призеры 3 курс студенты Валентин Еланский булды. Ә икенче турның команда зачетында нефть институты студентлары, мөмкин булган 100 баллдан 94 балл җыеп, 1 урынны яуладылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100