Әлмәт балаларын компьютерлар белән тәэмин иттеләр

83 баланы мәктәпләрнеке саналган техника белән тәэмин иткәннәр,

(Әлмәт, 17 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт балаларын компьютерлар белән тәэмин иттеләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов белән булып узган туры эфир барышында мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская җиткерде.

Дистанцион укулар өчен Әлмәттә 200 бала компьютерларга мохтаҗ булган.

Бу мәсьәләне хәл итү башланган. 83 баланы мәктәпләрнеке саналган техника белән тәэмин иткәннәр, 35 балага «Татнефть» компаниясе ярдәм иткән. Хәзерге вакытта тагын 76 бала компьютерларга мохтаҗ. Анысын «Подари старый гаджет» акциясе ярдәмендә хәл итәргә җыеналар.