Россия Мәгариф министрлыгы: Күптелле мәктәпләр - киләчәктә белем бирүнең бер өлеше

Татарстан артыннан Башкортстанда туган телләрне тирәнтен өйрәнә торган мәктәпләр барлыкка килә башлады.

(Санкт-Петербург, 17 март, «Татар-информ»). Татарстанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча төзелә торган күптелле белем бирү комплекслары киләчәк мәгариф системасының бер өлеше булырга сәләтле. Ул мәктәпләр балаларга белем бирү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Мондый фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәдә Россия Мәгариф министрлыгының педагогик кадрларны әзерләү һәм һөнәри яктан үстерү департаменты директоры Андрей Милехин белдерде.

«Без күптелле белем бирү комплекслары проекты белән яхшы таныш. Мондый белем бирү проектлары укыту өчен яңа мөмкинлекләр бирә, чөнки алар баланың үсеше өчен ресурсларының максималь спектрын исәпкә ала. Ә һәр баланың уңышы - аның гаиләсенең, җәмгыятьнең, тулаем илнең уңышы ул», - диде Милехин «Киләчәк укытучысы» илкүләм конкурсы кырларында.  

Ул Татарстан артыннан күптелле белем бирү мәктәпләре Башкортстанда барлыкка килә башлады — анда укыту рус, инглиз һәм башкорт телләрендә алып барыла, дип искәртте. Милехин сүзләренчә, мәктәпләрнең яңа төрләренә Россиянең туган телләрен саклау ихтыяҗы булган башка төбәкләрендә дә сорау булырга мөмкин. «Күптелле белем бирү комплекслары - ул үзләштерергә тиешле алдынгы тәҗрибә», - дип искәртте Россия Мәгариф министрлыгы департаменты директоры.