Алабугада 75 педагог квалификация күтәрү курслары узды

Математика, рус теле һәм технология укытучылары белем бирүнең файдалы һәм актуаль булуын билгеләп үтте.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Алабуга институты педагогларның квалификациясен күтәрү өчен район мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлек итә башлады. Кышкы каникулларда педагоглар өчен өч көнлек уку курслары оештырылды. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

2020 елның декабрендә район башлыгы Рөстәм Нуриев педагогларның квалификациясен күтәрү системасын эшләргә кушты.

Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева хәбәр иткәнчә, КФУ институты белән берлектә юл картасы эшләнүен хәбәр итте. Бу карта буенча кышкы каникулларда 75 педагог белем алды. Алар арасында математика, рус теле һәм технология укытучылары да бар иде.

Укытучылар укыту файдалы һәм актуаль булуын һәм ул аларның алдагы эшләрендә кирәк булачагын әйтте.