news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 13нче гимназия директоры татар теле сәгатьләре санын саклап калу серен әйтте

Рамил Гайнуллин татар гына түгел, башка милләт балаларының әти-әниләре дә татар теле укытылышы белән риза булуын белдерде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре Яңа Савин районының 13 нче гимназия директоры Рамил Гайнуллин фикеренчә, «мәктәптә әти-әниләр, укытучылар белән бер гаилә кебек» яшәгәндә, татар теленнән тиешле сәгатьләр санын саклап калып була. Бу хакта ул журналистларга 2 нче лицей-интернатта узган киңәшмәдән сон әйтте.

«Бездә татар телен укыту буенча проблемалар юк диярлек, чөнки барлык балалар, төрле милләт вәкилләре булса да, 100 процент татар телен сайлап алдылар. Татар, руслар, азәрбайҗан, үзбәк, таҗик, грузин һәм башка милләт балалары, әти-әниләре татар теле укытылышы белән риза. Әти-әниләр алдан ук безнең укыту программасы белән килештеләр. Бер генә әти-әни дә, без татар теленә каршы, дип чыкмады», — диде Рамил Гайнуллин.

Аның сүзләренчә, быелгы уку елында гимназиягә килгән төрле милләт балаларының бер генә әти-әнисе дә, татар телен азрак өйрәнеп буламы, дигән сорау белән кермәгән.

«Бездә татар теле дәресләре нигездә атнасына биш сәгать. Заманында кертелгән укыту планын саклап кала алдык. Бүген тормышка ашырып барабыз», — диде гимназия директоры. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан гимназия укучылары Казан һәм республика этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен әйтте. Башка милләт вәкилләренең милли конкурсларда актив катнашуын билгеләп узды.

Рамил Гайнуллин гимназиядә биш татар теле укытучысы эшләвен әйтте. Аның сүзләренә караганда, башлангыч сыйныфларда да татар теле дәресен башлангыч сыйныф укытучысы түгел, ә татар теле укытучысы алып бара. «Укытучылар коллективы көчле. Бүген ул укытучыларның дәрәҗәләре бермә-бер югары. Андый укытучының дәресләре дә кызык», — диде гимназия директоры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100