Илсур Һадиуллин: Кызык булмаган дәрескә килү — бала өчен җәза

«Без шуны аңларга тиеш: әгәр элеккеге кебек кенә укытабыз икән, балалардан артта калачакбыз, алар безне узып китәчәк», — дип искәртте Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Кызык булмаган дәрескә килү — бала өчен үзе бер җәза. Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шундый фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Үзәкләр ачыла, ә укытучыларга һаман авыр, дияр кайберәүләр. Карагыз — табиблар бит гел укый, камилләшә. Без шуны аңларга тиеш: әгәр элеккеге кебек кенә укытабыз икән, балалардан артта калачакбыз, алар безне узып китәчәк, аларга кызык булмаячак. Кызык булмаган дәрескә килү — бала өчен үзе бер җәза. Шундый әйберләр булмасын өчен, „бәйсез рәвештә укытучыларның компетенцияләрен билгеләү үзәге“ булдырылды», — ди министр.

Илсур Һадиуллин квалификация күтәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Курсларга язылганда, укытучы сайлап ала: мин монысына барам, башкасына, Казанга, Чаллыга, чөнки миңа бу проблема кызык, ул минем эчке халәтемә һәм профессиональ дефицитыма туры килә. Бу укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү булачак. Аттестация түгел, аттестация шушылардан соң гына була. Анысын өч елга бер үтү мәҗбүри», — дип искәртте.

Министр сүзләренчә, «әгәр дә укытучы 20 ел дәвамында беренче категориядә яисә „сайлап алган һөнәренә туры килә“ дигән статуста утыра икән, нигә һаман бер урында утыра, нигә үсәргә теләми дигән сорау туа». «Югары квалификация укытучының бөтен тормышында чагылачак бит. Аның хезмәт хакы да артачак, матди ягы яхшыргач, рухи ягы да күтәрелә», — дип белдерде Илсур Һадиуллин.