Илсур Һадиуллин балаларның татарча белмәвендә гаепне читтән генә эзләмәскә киңәш итә

«Татарча укытырга, татарча белергә кирәк», дип сөйләп йөриләр, ә үзләренең балалары да, оныклары да татарча белми», — дип гаҗәпләнә министр.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Балалары татарча белмәгән ата-аналарга гаепне читтән эзләргә кирәкми. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда әйтте. «Мәктәпкә генә сылтап калдырмаска кирәк. Телне югалтмас өчен һәр татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш», — дип саный министр.

«Кайвакыт шаккатып карап торам: „татарча укытырга, татарча белергә кирәк“ дип сөйләп йөриләр, ә үзләренең балалары да, оныклары да татарча белми. Аннан соң „мәктәпкә-бакчага барганда белгән иде, бакчада онытты“, — дип сөйләнәләр. Эшләмәс өчен, үзеңнең ялгышыңны башка берәүгә сылтап калдыру өчен, бакча, мәктәп бар. Ярый, бакчаны бетерә, мәктәпне бетерә, югары уку йортын бетерә. Аннары кемне гаепләргә?» — ди Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, телне белмәүдә тормышта я хатынын, я ирен гаепләүчеләр, сөйләшергә урын, вакыт, мохит юк, дип акланучылар була. «Әби-бабайны гаеплиләр. Авылда әби белән бабай безне инде үстергәннәр. Оныкларны үстерү, ашату, карау, татарчага өйрәтү — ул аларның миссиясе түгел. Алар ярдәм итәргә генә мөмкин. Тапкансың икән, үзең үстер, тәрбиялә, телгә өйрәт, беркемне дә гаепли алмыйсың. Мәктәпне дә, балалар бакчасын да, әбине дә, бабайны да», — ди ул.

Илсур Һадиуллин массакүләм мәгълүмат чараларында балаларында ана теленә мәхәббәт сеңдерә алган гаиләләр турында күбрәк язарга өндәде. «Бәлки, үрнәк алырлар. Менә „ШАЯН ТВ“ телевидениесе каналы көне-төне сөйли бит, шуңа сөенәбез. Бергәләшеп эшләгән очракта гына саклап була телне. Хәзерге вакытта бала тәрбияләү, телгә өйрәтү иң элек гаиләнең, әти-әнинең төп бурычы икәнне онытмыйк», — ди ул.

Министр татар теленә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәклегенә, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк булмавына басым ясады.

«Русча ялгыш сөйлибез, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суффикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел. Татар беркайчан да башка милләт булмый. Үз телеңнән бизеп, башка кемгә дә булса ярарга тырышып, ниндидер калыпка кереп, шул җырны җырлау гына дөрес түгел», — диде.