Питрәчнең Царево бистәсендә төзелә торган яңа мәктәптә бассейн булачак

Яңа мәктәп 1224 урынга исәпләнгән.
(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районының "Царево бистәсе" торак комплексы территориясендә яңа зур мәктәп төзелә. Анда бассейн һәм теннис мәйданчыгы да булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә."Царево бистәсе" торак комплексы территориясендә яңа мәктәп төзү "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Аны ярты ел элек, апрель аенда төзи башлаганнар. Мәктәпне 2020 елның сентябрендә ачарга планлаштыралар."Бүгенге көндә төзелешкә 110нан артык кеше җәлеп ителгән. Мәктәп бик зур. Мондый зур белем бирү учреждениеләре Казанда да күп түгел. Безнең прораблар объектның барлык нечкәлекләрен алдан ук өйрәнгән, шуңа күрә әлегә бернинди дә кыенлыкларга юлыкмадык. Финанслау да вакытында", - дип сөйләде төзелеш компаниясенең баш инженеры Искәндәр Насыйров.Яңа мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Традицион уку кабинетларыннан һәм спорт залларыннан тыш, проект буенча зур актлар залы, ике бассейн, төрле спорт төрләре өчен мәйданчыклар, теннис мәйданчыгы һәм ике лифт каралган, аларның берсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен махсус урнаштырылачак.