Әлмәт егетләре киштә белән Россиягә танылды

Алар “Лазер технологияләре” номинациясендә осталыкларын күрсәткән

 (Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ"). Узган атнада Екатеринбургта узган эшче һөнәрләрнең “Juniorskills” II илкүләм чемпионатында Әлмәттән Давид Хәмитов һәм Игорь Крейдо беренче урын яуладылар. Алар 16 нчы мәктәптә 11 нче сыйныфта белем ала, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

Мондый иҗади яшьләр инновацион чемпионаты Россиядә икенче тапкыр гына уздырыла. Егетләр исә “Лазер технологияләре” номинациясендә осталыгын күрсәткән. Икенче төрле моны махсус технологияле техникада агач, металл яки пыялада графика һәм кисү ясау дип аңларга кирәк, ягъни балта белән кул осталары айлар буе кисеп утырган эшне техника ярдәмендә тиз арада ясап та була, дип аныклый басма. Егетләр жюри әгъзаларын осталыклары һәм фантазияләре белән сокландыра алган. Чемпионатның беренче көнендә алар агачтан бизәлеп ясалган бик матур китап киштәсе, икенче көнне тагын да катлаулырак эш – күз явын алырдай ваза белән таң калдыра. Егетләрнең эше командалар арасында иң яхшысы дип табыла. “Кайткач, китап киштәсен үзебезнең мәктәп директорына да ясап бүләк иттек. Мондый технологияләр әлегә Россиядә аз өйрәнелгән. Хәтта бу юнәлештә белгечләр әзерли торган уку йортлары да бармак белән генә санарлык”, - дип фикер уртаклаша егетләр.

Лазер технологияләрен үзләштергән очракта төбәктә киләчәктә, һичшиксез, зур белгеч булачаксың, - егетләрнең моңа шиге юк. Шуңа да киләсе елга кулларына аттестат алгач, алар икесе дә инновацион технологияләр бунча укырга керергә ниятли, дип белдерә җирле басма.