news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел укытучысы Мария Голованова: Һөнәремне югалтудан курыкмыйм

Аның фикеренчә, телне интернетта курслар буенча бары тик мәктәптә салына торган билгеле бер база булганда гына өйрәнергә мөмкин.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанның 122нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова «Ел укытучысы-2021» конкурсы җиңүчеләре бишлегенә керде. «Татарстан 24» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул инглиз теле курсларына популярлык аркасында үз һөнәре өчен куркыныч сизмәве турында сөйләде.

«Бөтенләй курыкмыйм. Әйе, пандемия мәгълүмати технологияләрне кулланып дистанцион аралашу өчен зур мөмкинлекләр ачты. Хәзер интернетта телләрне өйрәнү курслары ихтыяҗ буенча беренче урында тора, әмма мәктәптә укытучыларны берәү дә алыштырмаячак, бернинди дистанцион формат та тере аралашуны компенсацияләми», — диде Мария Голованова.

Аның фикеренчә, телне интернетта курслар буенча бары тик мәктәптә салына торган билгеле бер база булганда гына өйрәнергә мөмкин.

Ел укытучысы шулай ук конкурс аркасында, кызганычка, соңгы вакытта аның нәкъ менә инглиз теле укытучысы эшенә тирәнтен чуму мөмкинлеге булмаганы турында сөйләде. «Мин хәзер тулысынча педагогикага әйләнеп кайтасым килә. Мин соңгы елда конкурс белән мәшгуль булганга күрә, эшемә тулысынча бирелмәү хисе бар. Башта миндә тернәкләндерү чоры булачак, ә аннары инде ниндидер яңа планнар барлыкка киләчәк», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100