news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый

Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән.

Россия мәктәпләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Дистанцион укуга күчү планы юк. Коронавирус сәбәпле, әлегә Россиядә мәктәпләрне күмәк ябу очраклары юк. Бүгенге көндә җитди куркыныч юк», — диде Сегей Кравцов.

Россия Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия укучылар олимпиадасын да кичектерергә җыенмый, диде министр.

Искәртеп үтәбез, Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән. Бу мәктәпләр дистанцион укуга күчкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100