Саба районында мәгариф системасы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Саба районында мәгариф системасы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

(Саба, 16 октябрь, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Яңа уку елында җиң сызганып белем һәм тәрбия бирү эшенә керешкән укытучылар узган атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан Саба мәдәният йортында районыбызның мәгариф системасы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр, дип яза җирле басма.

Мөгаллимнәрне хезмәт бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләп, укытучы хезмәтенең җаваплылыгына басым ясады. «Укытучылык – иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Кеше тууга, барлыкка килүгә өйрәнә башлаган. Мөгаллимнең төп вазифасы укучыларга белем генә түгел, яхшы тәрбия бирү дип уйлыйм. Шушы катлаулы тормышта балаларны яшәргә өйрәтер өчен сезгә көн-төн үз өстегездә эшләргә кирәк. Үзегезнең тирән белемегезне балаларга биреп, аның йөрәгенә, зиһененә юл табу зур җаваплылык сорый. Бер акыл иясе: “Укытучы өчен укучысының үзе күрсәткән юлдан башын горур күтәреп барганын күрүдән дә зур бәхет юк“, – дигән. Укучыларыгызны шушындый дәрәҗәгә җиткерер өчен күпме көчегезне, хезмәтегезне куясыз. Олы хезмәтләрегезгә зур рәхмәт», – диде укытучылар эшчәнлегенә югары бәя биреп. Ә инде хезмәтең күренә, тырышлыгың бәяләнә икән, монысы иң күңеллеседер. Әлеге чарада нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән мөгаллимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Мәгариф хезмәткәрләре «Арендалы торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар исемлегенә дә кертелгән. Яшәү, тормыш шартларың кайгыртыла, социаль яктан уңайлылыклар булдырыла икән, бу – хезмәткә зур этәргеч. Быелгы мөгаллимнәр бәйрәме Килдебәк урта һәм Сабабаш төп мәктәбенең математика укытучылары Гөлбикә Вәлиуллина һәм Зөлфия Әфләтунова өчен аеруча истәлекле булды. Равил Гасыймов Төмәннән һәм Түбән Новгородтан районыбызга күченеп кайткан мөгаллимнәргә әлеге программа нигезендә салынган фатир ачкычлары тапшырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров та үз чыгышында мөгаллимнәргә олы ихтирамын белдерде. «1965 елдан Россия күләмендә узучы бәйрәм районыбызда да зурлап билгеләп үтелә. Хөкүмәтебез тарафыннан да мәгариф системасына булган уңай карашның нәтиҗәсе зур финанслар тотылу, ремонт эшләре башкарылу, мәктәпләр җиһазлану, белгечләргә грантлар булдыруда ачык чагыла. Укытучыларыбыз үзләренә тапшырылган вазифаны зур җаваплылык белән үтәргә омтылалар. Республика күләмендә үзебезнең лаеклы урыныбыз бар. Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый эшләрсез дип ышанам», – диде Илфат Шакиров. Аннан бүләкләүләр дәвам итеп, 1 урыннарга «Иң матур чәчәклек» номинациясендә Килдебәк урта мәктәбе, «Иң күп табыш кертүче мәктәп» номинациясендә Мичән төп мәктәбе, «Иң яхшы дизайн» номинациясендә Олы Кибәче урта мәктәбе лаек булды. Балалар бакчалары арасында «Иң матур чәчәклек»не «Шоколад» балалар бакчасы булдырган. «Иң яхшы дизайн» иясе булып «Бәләкәч», «Иң күп табыш китерүче балалар бакчасы» номинациясендә Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасы танылды. Бәйрәм тантанасының икенче өлеше Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ефәк баулы былбыл кош» (Аяз Гыйлаҗев) мелодрамасы белән дәвам итеп, мөгаллимнәр тормышына тагын бер матур бизәк булып өстәлде.