"Алабуга" махсус икътисади зонасы завод директоры булырга лаеклы яшьләрне барлый

"Алабуга" университетының максаты – өч ел укыганнан соң топ-менеджер булырлык яшьләрне эзләп табу.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Россиядәге иң эре икътисади зоналарның берсе - Алабуга Корпоратив университеты- яшьләрне укырга чакыра. Бу уку йортында укучы һәр яшь кеше сәнәгать менеджменты өлкәсендәге проектын тормышка ашыру өчен тиешле мөмкинлекләргә ия булып чыга.

"Алабуга" университетының максаты – өч ел белем алганнан соң завод директорлары булырлык кешеләр эзләп табу. Укырга керү өчен, Корпоратив университет сайты аша гариза юлларга кирәк. Беренче этапны үтә алучыларны соңыннан онлайн-тест көтә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җиткергәнчә, укыту бушлай. Университет студентларга уңайлы шартлары булган бистәдән торак һәм стипендия бирәчәк.