ТДГПУ да Аксакаллар Шурасы төзелде

Аксакаллар Шурасы рәисе итеп, Мирфатыйх Зәкиев сайланган
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татар Дәүләт гуманитар-педагогока университетында Аксакаллар Шурасы төзелде. Вуз эшчәнлегендә зур тәҗрибәле өлкән мөгаллимнәрне һәрьяклап катнаштыру, уку-укыту, тәрбия юнәлешендә аларның фикер-тәкъдимнәрен куллану идеясе белән ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов чыккан иде, дип хәбәр итә ТДГПУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.
Аксакаллар Шурасы – иҗтимагый оешма һәм анда һәр факультет үзенең берәр вәкилен тәкъдим иткән. Бүгенге оештыру җыелышында Шура советы расланды һәм анда 15 мөгаллим керә.
Утырышта Аксакаллар Шурасының рәисе итеп, бертавыштан, ТДГПУның мактаулы профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев сайланды. Рәис урынбасары – тарих факультетының гомуми тарих кафедрасы доценты – Илгиз Хан улы Кадыйров. Шураның сәркатибе вазифасы, музыка факультетының музыка тарихы, теориясе, музыкаль белем кафедрасы профессоры Сания Исхак кызы Раимовага йөкләнде.
Аксакаллар Шурасының беренче утырышында Совет әгъзалары вузның бүгенге эшчәнлеге, спорт өлкәсендәге казанышлары һәм алда торган стратегик бурычлар белән танышты. Аксакаллар Шурасы рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиев фикеренчә, бүген төзелгән иҗтимагый оешма, вузда моңа кадәр алып барган тәрбия эшендә актив катнашырга, төрле катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә Шура исеменнән тәкъдимнәр белән чыгарга тиеш.