КДУ студентлары “Эрудит” конкурсында катнаша

Бүген Казан дәүләт университетында беренче курс студентлары өчен “Эрудит” дип исемләнгән интеллектуаль конкурс узды
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан дәүләт университетында беренче курс студентлары өчен “Эрудит” дип исемләнгән интеллектуаль конкурс узды.
Конкурсны КДУның Студентлар һәм аспирантлар берлеге Татарстанның Брейн-клубы ярдәме белән оештырды, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Әгәр узган уку елында конкурс бер этапта үткәрелсә һәм анда теләсә кайсы курста укучы КДУ студентлары катнашса, быел исә бәйгенең форматы киңәйде – хәзер ул ике тапкыр узачак, беренче курс студентларын тестлаштыру аның беренче туры булды. Ә язын традицион форматта университетның барлык студентлары өчен алдагы этап узачак.
КДУның Студентлар һәм аспирантлар берлеге рәисе Олег Туманов билгеләп үткәнчә, “Эрудит” конкурсының төп максаты – илебезнең иң яхшы югары уку йортларыннан берсе булган Казан дәүләт университетының чын студентларын гәүдәләндерә алырлык киң белемле, кызыксыну өлкәсе чикләнмәгән иң эрудицияле студентларын ачыклау. Беренче курс студентларын аерым конкурс төркеменә аеру ихтыяҗына килгәндә исә, бу аларның игътибарын Студентлар һәм аспирантлар берлегенең иҗтимагый эшчәнлегенә җәлеп итү, әлеге оешма тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар белән таныштыру һәм әлбәттә инде, берлек эшчәнлеген үз үсешендәге яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк яңа талантларны ачыклау максатыннан эшләнде.
Быел конкурсның кагыйдәләре элеккечә калды: бәйгедә катнашучыларга тестлаштыру кысаларында төрле тематикага караган сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Конкурсның нәтиҗәләре өч көн эчендә билгеле булачак. Иң күп балл җыйган җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.