news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова КФУның яңа кампусы турында: Татарстан Хөкүмәте бу мәсьәләне өйрәнә

Шәһәрдә югары уку йортлары шактый, шунлыктан башка төбәкләр һәм илләрдән белем алырга килүчеләр саны елдан-ел арта бара.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Елдан-ел арта барган чит ил студентлары өчен Казан федераль университетының өстәмә кампусын булдыру мәсьәләсен Татарстан Министрлар Кабинеты үз контроленә алды. Әмма конкрет проектлар хакында әле сөйләргә иртәрәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

Ул Татарстан башкаласының Россиядәге студентлар тормышының үзәге буларак арта барган ролен билгеләп үтте. Шәһәрдә югары уку йортлары шактый, шунлыктан башка төбәкләр һәм илләрдән белем алырга килүчеләр саны елдан-ел арта бара.

«Студентларны урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтү турындагы мәсьәлә инде күптәннән көн тәртибендә. Әлеге теманы ТР Хөкүмәте дә өйрәнә, әмма ниндидер конкрет проект хакында сөйләргә әле иртәрәк», — дип аңлатты Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100