news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе студентлары дәүләт үрнәгендәге дипломга ия була ала

Киләчәктә академия педагоглар һәм филологлар да әзерләргә җыена.

Болгар ислам академиясе студентлары дәүләт үрнәгендәге дипломга ия була ала
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академия студентларының дәүләт үрнәгендәге дипломга да ия була алуын әйтте.

«Безгә беренче курска килгән студентлар параллель рәвештә теология программасын да үтә ала. Дөрес, барлык студентлар да түгел. Конкурс ярдәмендә 10-15 кешене сайлап алабыз. Болгар ислам академиясен тәмамлаганда, алар теология буенча дәүләт үрнәгендәге диплом һәм фундаменталь ислам белеме ала», — диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Дәүләт үрнәгендәге диплом дөньяви оешмага эшкә урнашканда кирәк. Болгар ислам академиясенә студентлар, гадәттә, дини оешмада эшләү өчен югары белем алырга килә. Академия ислам фәннәре буенча фундаменталь белем бирсә дә, дөньяви җәмгыятьтә аның кулланышы тар. Шуның өчен уку йорты студентларына, аспирантларына параллель рәвештә дөньяви белгечлек үзләштерергә мөмкинлек бирә.

«Киләчәктә башка өстәмә дөньяви юнәлешләр дә булачак. Сүз филология һәм педагогик белем турында бара», — диде Айнур Тимерханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100