news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова: Быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, биналарның барысы да яңа стандартлар буенча җиткерелә.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелүен әйтте.

«Бала гаиләдә, бакчада һәм мәктәптә формалаша. Балаларның үсеше өчен уңайлы учреждениеләр, мәгариф оешмалары булдыру өчен республикада бик күп эш эшләнә. Быел республикада федераль бюджет ярдәмендә өч мәктәп белән уналты балалар бакчасы, тулысынча республика хисабына алты мәктәп һәм бер балалар бакчасы төзелә», — дип таныштырды Татьяна Ларионова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, биналарның барысы да яңа стандартлар буенча җиткерелә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100