Татарстанда мәктәпне медальгә тәмамлаучылар саны билгеле

“Бишле”ләрдән торган аттестат һәм медаль алу өчен укучының рус теле һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ күрсәткече 70 баллдан да ким булмавы

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 2 мең укучы “Укуындагы уңышлары өчен” медаленә лаек. Медальгә барлыгы 2245 укучы дәгъва иткән булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Бишледән генә торган аттестат һәм медаль алу өчен укучының рус теле һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ күрсәткече 70 баллдан да ким булмавы шарт. Яисә база дәрәҗәсендәге математика, рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханын “5” билгесенә тапшырырга тиеш”, - дип әйтте Рафис Борһанов.

Медаль Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган укучыларның 12,5 процентына тәтегән. Министр аттестат алу өчен мәҗбүри саналган рус теленнән БДИның уртача балы традицион рәвештә югары булуын искәртте.