Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары буенча уртача балл арткан

БДИ нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак.
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел белән чагыштырганда, Татарстанда 2019 елда Бердәм дәүләт имтиханнары буенча уртача балл арткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.“Рус әдәбияты буенча уртача балл 8,8 баллга, немец теленнән 7 баллга, профиль дәрәҗәдәге математикадан 6,3 баллга, инглиз теленнән 3,7 баллга, физикадан 3,3 баллга, информатика һәм ИКТдан 3,27 баллга үскән”, - диде министр. Аның сүзләренчә, тулаем алганда Татарстанда 2019 елда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак.Татарстанда профиль дәрәҗәдәге математиканы тапшыручылар өлеше югары (60 процент), физиканы тапшыручылар 25,5 процент, химияне сайлаучылар 16 процент тәшкил итә.“Информатика, биология, чит телләрне сайлаучылар Россия буенча уртача күрсәткечтән бераз гына түбәнрәк. Ә география (1,13 процент), әдәбият (5 процентка якын), җәмгыять белеме (39 процентка якын), тарихтан (10 процентка якын) имтихан тапшыручылар Россия күрсәткеченнән шактый түбән", - ди министр."Укучыларыбызның БДИ өчен төгәл фәннәргә өстенлек бирүе аларның киләчәктә инженер-техник юнәлештә укырга теләве белән аңлатыла”, - диде министр. Рафис Борһанов соңгы өч елда республикада имтихан бирү өчен инглиз теле һәм информатиканы сайлаучылар артуын билгеләп узды. Ул моны шушы белгечлекләрнең абруе үсүе белән аңлата. Быел 16 мең 330 чыгарылыш укучысы төп чорда дәүләт йомгаклау аттестациясе аша узган. БДИны 15 мең 976 укучы тапшырган (2018 елда – 15 мең 930), шуларның 150се сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар. Дәүләт чыгарылыш имтиханын 354 укучы тапшырган.