Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган - 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган.Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар теленнән имтихан тапшыручылар киләчәктә үз һөнәрен филология белән бәйләргә теләүчеләр булганын әйтте.

  • 2018 елда исә 9 нчы сыйныфтан соң 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган. 11 нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшырачак дип хәбәр ителгән иде. Соңрак билгеле булганча, 24 укучы татар теленнән имтихан биргән.