“Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уены финалында катнашучылар Казанда “Яшь армиячеләр, алга!” уенында очраша

Бүген Казан югары хәрби команда училищесы полигонында “Җиңү” уены финалистларының күрсәтмә чыгышлары була

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Казан югары хәрби команда училищесы полигонында “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уены финалистларының күрсәтмә чыгышлары узачак, шулай ук “Яшь армиячеләр, алга!” хәрби-тактик уенына нәтиҗә ясалачак.
Искәртеп узабыз, “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының финалы 13 июль көнне Татарстан башкаласында Казан югары хәрби команда училищесы мәйданчыгында башланды. Бүген финал программасы кысаларында чынбарлыктагы сыгыш хәрәкәтләрен имитацияләгән “Яшь армиячеләр, алга!” хәрби-тактик уены узды.
17 июльдә уенга гомуми нәтиҗә ясалачак һәм ул рәсми төстә ябылачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.